tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данир Закиров: «Унбиш яшемдә туйганчы икмәк ашадым»
Данир Закиров: «Унбиш яшемдә туйганчы икмәк ашадым»

Данир Закиров: «Унбиш яшемдә туйганчы икмәк ашадым»

Данир Закиров белән без Бөтендөнья татар конгрессында очраштык. Анда еш була, чөнки Пермь краенда яшәүче милләттәшләребез мәнфәгатен кайгырту белән мәшгуль. Үзе ул Апас районында туып үскән. Гомере буе шахталарда эшләгән. Зур җитәкче дәрәҗәсенә күтәрелгән. Әмма бүген сүзебез ул хакта түгел. Бу юлы, вакыт табып, без аның белән балачак елларына, сугыш чорына әйләнеп кайттык.

«Дөнья хәлен белеп булмый»

Бер уйласаң, башка сыймаслык хәлләр. Бабайларыбыз юкка гына, бәдәне нык кешене бернинди авырлыклар да сындыра алмый, дип әйтмәгәннәрдер шул. Данир Закировны тыңлагач та, шундый фикергә киләсең.

– Әтием сугыш башланганның икенче көнендә үк фронтка киткән. Миңа ул чакта ике генә яшь булган әле. Шуңа күрә бу аерылышуны хәтерләп бетермим, әмма яктылык сирпелгән йөзе гел күз алдында тора кебек. Мин аны көттем дә көттем. Хәтта балаларым, оныкларым да көтте. Тик ул кайтмады…

Әнием сөйләвенчә, без аны авыл башына кадәр озата барганбыз. Әтием мине кулларына күтәргән. Аерылу мизгелләре килеп җиткәч, елаганмын да елаганмын, кочагыннан төшмәгәнмен. Ул мине бик озак тынычландыра алмаган. Күрәсең, соңгы күрешү икәнлеген икебез дә сизенгәндер.

Әти сугышка киткәндә, әниебез өч бала белән калды. Апама – 11, миңа 2 яшь, сеңлем 4 айлык иде. Әнием колхозда көнне төнгә ялгап, өч кеше өчен эшләде. Ниндие генә эләкмәде аңа бу эшләрнең?! Бервакыт шулай ат көтүен көтәргә куштылар. Ул вакытта миңа 7 яшь тулып килә иде инде. Бу хәлгә бик ачуым килде. Әниемне яклыйсы иттем. Көтүгә үзем киттем. Әмма атта йөрергә өйрәнмәгән бит инде, бик озак утыра алмыйм, шуам да төшәм, шуам да төшәм. Шулай итеп, атларым төрле якка таралып беттеләр. Артларыннан йөгерә-йөгерә генә көчкә туплап бетердем.

1941 елның көзендә безнең авылдан ерак түгел окоплар казый башладылар. Төзелешкә дип Идел буенда яшәүче немецларны куып китерделәр. Мәчеткә урнаштырдылар, этләр белән сакладылар. Немецлар безнең авыл аша төзелешкә урман ташыды. 1942 елның октябре иде бугай, йортыбызга угрылар кереп, бар булган нәрсәне алып чыктылар. «Казан–Сталинград» тимер юлын төзүчеләрдән шикләнделәр. Әни белән апа эштә, без, ике кечкенә бала, өйдә идек. Бу вакыйга бик нык хәтеремә уелып калган. Безнең йорт биек койма артында иде. Башта нәрсәдер шыгырдады, без җен-пәриләр килгән дип бик куркыштык. Аннан тәрәзәне алдылар. Бераздан кеше башы күренде. Ишегалдында казлар каңгылдашты, без бертуктаусыз еладык, әмма тавышыбызны беркем дә ишетмәде. Караклар бик тиз «тынычландырды»: муенга пычак терәделәр. Ә үзләре әни пешергән тәмле ләвәшләрне ашап, рәхәтләнеп сөт эчтеләр. Бар булган әйберне алып чыгып киттеләр. Хәтта әтиебезнең истәлеге дип сакланган киемнәрне дә алдылар.

Өскә ишелеп төшкән бәла моның белән генә бетмәде әле. Бердәнбер таянычыбыз, ашатучыбыз булган сыерыбыз үлеп китте. Ачлыктан тилмерә башладык. Әмма әниебез сынмады, түзде, балаларын таратмады, тугрылыклы булып әтиебезне көтте. Ачлыктан без башак уып, арыш ашап котылдык бугай. Әмма аны юнәтү бик җиңелләрдән түгел иде. Бер башак өчен дә төрмәгә утырталар. Бервакыт шундый очрак булды. Ачлыкка түзә алмыйча, арыш кырына киттем дә башакларны берсе артыннан берсен бушаттым. Сеңлемә булыр дип, кәпәчемә дә җыйдым. Авыл кырыена килеп җиткәндә генә зират янында бер хатын-кыз күземә чалынды. Авыл советы рәисе булып чыкты ул. Беләм инде: бу очрашу яхшылык белән бетмәячәк. Күп уйлап тормадым, ерак түгел байлардан калган тегермән бар иде, шунда яшерендем. Әмма ул мине күреп алган икән инде, китми дә китми, чыкканымны көтә. Түземлегем калмагач, кәпәчемне бушатырга булдым. Алай да сигез башакны кырыйларына кертеп калдырдым. Үземчә, сизмәс, актарынмас, дип уйладым. Әмма ялгышканмын икән. Ул башта нишләп йөрүем турында сорашты. «Су коендым», – дидем. Кәпәчне салдырып карады да сигез башакны күреп алды. Мин елап җибәрдем. Башымнан әллә ниләр узды. Әмма авыл советы рәисе яхшы күңелле булып чыкты, сигез башакны сеңлемә алып кайтып бирергә кушты. Әмма мин шул дәрәҗәдә курыккан идем, баш тарттым. Дөнья хәлен белеп булмый. Күп уйлап тормаслар, өйгә килеп тентү үткәрерләр.

«Ворошиловка хат яздым»

Сугыш бетте. Хөкүмәт безне онытмады. Сеңлем белән икебезгә 56 сум күләмендә пособие бирде. Әмма аңа карап кына тормыш җиңеләймәде. Әни элеккечә бер таңнан икенче таңга кадәр гел колхоз эшендә булды. Эшләгәненә акча бирмәделәр. Бер күңелле вакыйга булган икән: әни белән апамны «1941–1945 елларда Германияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләделәр. Аннан соң апам Мәскәүгә китеп барды. Без икәү әни җилкәсендә калдык. 7 нче сыйныфка кадәр күрше авылда укыдым. Өч чакрым араны көн саен җәяү йөри идем. Дәресләрдән соң юлым урман аша үткәнгә, чыбык-чабык җыеп кайтам. Печән әзерләп, сыерны карау гына түгел, минем өскә тагын өйне җылыту да йөкләнгән иде. Бу эшләр, әлбәттә, укуга да шактый зыян салды. Дәрес әзерләргә өлгерә алмый башладым. Шуңа күрә минем өчен бер генә чара калды: дәрестә укытучыны яхшылап тыңлап утырырга. Бу гамәлем мәктәп директоры Хәйдәр абый Мәүлетовка бик ошады. Ул безне алгебра белән геометриядән укытты. Яхшы белгәнем өчен гел мактап килде.

Минем бик тә урта белем алып, укуымны дәвам итәсем килгән иде. Җиде сыйныфны тәмамлагач, Апастагы мәктәпкә 8 нче сыйныфка киттем. 15 чакрым ераклыкта булгач, шунда яшәргә туры килде. Әтием фронтта һәлак булганга, укуым бушлай иде, тулай торактан урын да бирделәр. Әмма ашау-эчү проблемасын барыбер хәл итеп булмады. Әни атнасына 5 сум акча бирә, аңа ике ипи алып була. Шуны алты көнгә бүләм. Өске кием белән аяк киемнәре дә тиз туза башлады. Шулай итеп, мин урта белем алырга мөмкинлек юклыгын аңладым. Нәрсә эшләргә икән дип уйлый торгач, эшче белгечлеге алыр өчен һөнәри училищега укырга керергә ниятләдем.

Имтиханнарны уңышлы гына биреп, Яшел Үзәндәге 2 нче номерлы һөнәри училищега керә алдым. Ышанасызмы, юкмы, монда мин унбиш яшемдә туйганчы ашадым. 700 грамм ипине дә кертеп, көнгә өч тапкыр ашаталар иде, хәтта киемнәр дә бирделәр.

Училищены тәмамлагач, безне Сталинград яки Красноярск шәһәрләрендәге заводларга җибәрергә тиешләр иде. Әмма тагын проблема туды. Әтидән калган йорт череп, яраксыз хәлгә килде. Әни белән сеңлемә яшәргә урын калмады.  Өйне ремонтлау өчен урманнан делянка сораган идем, әмма райплан җитәкчесе рөхсәт итмәде. Күп уйлап тормадым, СССР Югары Советы рәисе Климент Ворошиловка хат яздым. Райплан рәисе үзе өемә килгәч, гаҗәпләнүемә чик-чама булмады. Ул миңа: «Делянка бирәм, тик башка шикаять язып йөрмә», – диде.

18 яшем тулганда, мин әтидән калган йортны ремонтладым, әмма бик зур бурычка баттым. Әҗәтләремне кайтарырга дип, Пермь өлкәсенә шахтага китәргә туры килде. Шулай итеп, тормышымның яңа этабы башланды…

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/08/177679/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*