Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров эш сәфәре белән Пермь краена килде. Биредә ул Бөреҗле авылы мәктәбендә булды.
Барда округының Бөреҗле авылы мәктәбе заманча белем бирү стандартларын һәм укучыларның ихтыяҗларын исәпкә алып төзелгән. Бер катлы мәктәп бинасы иркен һәм якты уку кабинетлары белән аерылып тора, уку өчен уңайлы шартлар тудыра. Мәктәптә шулай ук заманча җиһазландырылган китапханә дә бар.
Яңа мәктәпнең мөһим өлеше булып спорт инфраструктурасы тора. Физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен зур спорт залы, шулай ук волейбол һәм баскетбол уеннары өчен универсаль мәйданчык каралган. Бу мәктәп укучылары арасында физик активлыкны үстерергә генә түгел, төрле спорт чаралары һәм ярышлар уздырырга да мөмкинлек бирә.
Сәфәр барышында Данис Шакиров мәктәпкә татар халкының күренекле шәхесләре сурәтләнгән плакатлар бүләк итте.