Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының иске бинасында «Милләт җыены»ның тантаналы ачылышы уза. Биредә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров чыгыш ясады.
Үз чыгышында ул 1992 елда оешкан Бөтендөнья татар конгрессының төп казанышы итеп татар халкының бердәм милләт буларак сакланып калуын билгеләп үтте. Бүгенге көндә оешма дөньяның 47 илендә һәм Россиянең 76 төбәгендә эшләп килүче 512 татар иҗтимагый берләшмәне үз эченә ала.
Данис Шакиров ассызыклавынча, Бөтендөнья татар конгрессы каршында «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы, Татар яшләре форумы, Татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциации, «Татар гаиләсе» фонды һәм башка йөзләгән иҗтимагый берләшмәләр нәтиҗәле эш алып бара. Шулай ук ел саен «Җәлил укулары», «Уйнагыз, гармуннар!», «Идел-йорт», «Татар кызы», «Мин татарча сөйләшәм!», «Татарча диктант» кебек дистәләгән проектлар тормышка ашырыла.
– «Татарстан – рухи Ватаным» шигаре астында узучы быелгы Милләт Җыенын без бүген ачып җибәрәбез һәм ул 3 көн дәвамында эшләячәк. 2025 елда Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов катнашында уздырыла торган әлеге чара татар дөньясы башкаласы Казанда Россия Федерациясенең 68 төбәгеннән, Татарстан Республикасыннан һәм 27 чит иленнән бер мең күренекле вәкилен үзенә җыячак.
Өч көн дәвамында «Милләт җыены» кысаларында берьюлы берничә әһәмиятле форум эшләячәк: Тәтештә — VII Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы, Казандагы Б. Рәмиев исемендәге IT-паркта — IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Биектауда — Бөтенроссия татар Туган якны өйрәнүчеләр җыены. Программада шулай ук Конгрессның 33 еллыгына багышланган фотокүргәзмә, Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырыш һәм башка чаралар каралган.