Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының утырышы узды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессының 2024 елдагы эшчәнлеге турында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сөйләде.
– Агымдагы ел татар халкы өчен мөһим вакыйгаларга бай булды. Бөтендөнья татар конгрессының 2024 елга эш планына барлыгы 490 чара кертелгән, алар барысы да гамәлгә ашырылды, – дип сөйләде ул һәм елның төп вакыйгаларына тукталды.
4-6 март көннәрендә Казан шәһәрендә XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узды (800гә якын делегат катнашында). 17-19 май көннәрендә «Милли тормыш һәм дин» XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы узды. Илебезнең 77 төбәгеннән 1000нән артык делегат катнашты. Форумның үзенчәлеге буларак, 17 майда форум делегатлары «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XV халыкара икътисадый форум кысаларында уздырылган «Kazan Expo» Халыкара күргәзмә үзәгендә «Russia Halal Expo 2024» күргәзмәсендә катнаштылар. Елдагыча, 19 майда форум делегатлары «Изге Болгар җыены»на бардылар.
Шушы көннәрдә, 16-18 ноябрьдә Татарстан Республикасы һәм илебез төбәкләреннән 400 делегат катнашында XVII «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы уза.
Сабантуй милли бәйрәме Пермь краенда, Чечен, Марий Эл Республикаларында, Омск өлкәсендә, Россиянең башка төбәкләрендә һәм чит илләрдә узды.
Шулай ук Данис Шакиров утырышта катнашучыларны мәдәният һәм милли мәгариф өлкәсендәге эшчәнлек белән таныштырды, Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте, Татар яшьләре белән эшләү комитеты, Татар төбәр тарихын өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты проектлары турында сөйләде, “Ак калфак” оешмасы эшчәнлеге турында мәгълүмат белән уртаклашты.