tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров “Бөтенсебер мөселман киңәшмәсе” дип исемләнгән түгәрәк өстәлдә катнашты
Данис Шакиров “Бөтенсебер мөселман киңәшмәсе” дип исемләнгән түгәрәк өстәлдә катнашты

Данис Шакиров “Бөтенсебер мөселман киңәшмәсе” дип исемләнгән түгәрәк өстәлдә катнашты

4 октябрьдән 6 октябрьгә кадәр Ханты – Манси автономияле округында Бөтенроссия милли бердәмлек форумы узачак.

Әлеге форум кысаларында 5 октябрьдә төрле төбәкләрнең Диния нәзарәтләре җитәкчеләре катнашында “Бөтенсебер мөселман киңәшмәсе ” дип исемләнгән  түгәрәк өстәл үткәрелде. Бу чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты.

Биредә рухи-әхлакый тәрбия бирү, мәчет каршындагы курслар эшчәнлеге, имамнар әзерләү һәм аларның квалификациясен күтәрү , Дәүләт-ислам мөнәсәбәтләрен үстерү кебек мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Моннан тыш, очрашуда катнашучылар мәчетләр төзү һәм 2035 елга кадәр мөселман оешмаларын үстерү стратегиясе турында сөйләштеләр.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*