Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эш сәфәре белән Чечен Республикасында.
Биредә ул Милли сәясәт, тышкы элемтәләр, мәгълүмат министрының беренче урынбасары Абдулмөслимов Сәид-Сәлим Хөсәен улы һәм министерстврның Милли сәясәт һәм тышкы элемтәләр департаменты директоры Мунаев Сурхо Исмәил улы белән очрашты.