Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы Рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров эш сәфәре белән Чиләбе өлкәсендә. Биредә ул 21 февраль көнне Чиләбе өлкәсе Губернаторы урынбасары Роман Воллерт белән очрашты.
Очрашуда шулай ук Чиләбе өлкәсе Татарлар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Лена Колесникова булды. Биредә ел дәвамында гамәлгә ашырылган проектлар турында фикер алыштылар һәм киләчәккә планнар билгеләделәр.
Фикер алышу барышында катнашучылар төбәктә татар милли җәмгыятенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән мәдәни инициативаларны гамәлгә ашыруда шактый алга китеш булуын билгеләп үттеләр.
Данис Шакиров хакимиятнең төрле дәрәҗәләре һәм милли оешмалар арасында үзара хезмәттәшлекнең татар диаспорасының мәдәни мирасын саклау өчен мөһимлеген ассызыклады. Губернатор урынбасары Роман Воллерт төбәкнең хезмәттәшлекне дәвам итәргә һәм проектка ярдәм итәргә әзер булуын белдерде