tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров “Ел студенты” җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты
Данис Шакиров “Ел студенты” җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты

Данис Шакиров “Ел студенты” җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты

Бүген башкалада ел саен уздырыла торган “Ел студенты” бәйгесенә нәтиҗә ясадылар. Тантаналы чара Казан федераль (Идел буе) университетының төп бинасында узды. Әлеге конкурс 2005 нче елдан үткәрелә. Ул белемле, сәләтле, үзен фәнни юнәлештә күрергә теләгән, иҗтимагый тормышта актив яшьләрне барлау, үстерү максаты белән оештырыла. Бәйгедә ел саен 500 дән артык студент катнаша.

Бүгенге бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты,
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары —
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров катнашты. Ул үзе дә КФУда – татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала һәм 2010 нчы елда “Ел студенты” исеменә лаек була. Бүгенге чарага шул вакытта бүләкләнгән статуэткасын да алып килгән иде. ” Бу статуэтка минем өчен бик кадерле. Кайчандыр үзем дә сезнең урында басып торган идем. Иҗтимагый тормышта активлык, хезмәт юлындагы уңышлар – алар барысы да менә шушы мизгелдән башлана. Бу яшьләргә белем алу һәм үсү өчен иң яхшы университетларның берсе,”-дип белдерде ул. Уку йортының яшьләр сәясәте һәм тәрбия эшчәнлеге буенча проректоры Ариф Межведилов  залда утырган яшьләргә Данис Шакировны  үз хезмәт юлында зур уңышка ирешкән һәм университетның горурлыгы булган үрнәк студентларның берсе итеп тәкъдим итте.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров “Ел студенты” бәйгесендә “Иң яхшы мәгълүмати яктырту” номинациясе җиңүчеләрен бүләкләде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*