Бүген, 7 апрель көнне, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Фәнис улы Шакиров эш сәфәре белән Саха (Якутия) Республикасына килде.
Биредә агымдагы елның 13-14 июнь көннәрендә Якутск шәһәрендә узачак XXV Федераль Сабантуйны әзерләү һәм үткәрү буенча Оештыру комитеты үтәчәк.