Бүген, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эш сәфәре белән Санкт-Петербург шәһәренә бара. Биредә ул II Петербург халыкара дини форумда катнашачак.
Конференция эшендә фәнни-тикшеренү оешмаларының вәкилләре, галимнәр һәм экспертлар, төрле илләрдән дин, җәмәгать һәм сәясәт белгечләре чыгыш ясаячак. Петербургка 70 илдән барлыгы 250 кунак киләчәк, тагын 250 кеше форумда читтән торып катнашачак.