Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Татарстан Данис Шакиров эшлекле сәфәр белән Уфага килде. ⠀
Бүген ул Мостай Кәрим урамында урнашкан “Хәкимия” мәчетендә булды һәм Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән урындагы хезмәткәрләргә Коръән тәфсире бүләк итте.
Хәкимия (яки дүртенче җәмигъ мәчете ) — Уфаның тарихи мәчете, архитектура һәйкәле. Мостай Кәрим урамы,11 (элекке, Бекетов урамы, 9) адресы буенча урнашкан. Мәчет 1907-1908 елларда төзелә башлый. Үзенең йорты янында мәчет төзүнең чыгымнарын Уфаның татар сәүдәгәре Абдуллатыйф Хәкимов күтәрә. Мәчет янәшендә Хәкимия мәдрәсәсе дә төзелә. Әлеге мәчет Уфа шәһәрендә һәм Уфа губернасында бердәнбер ике манаралы кирпеч мәчет бинасы була. Өч яруслы нигезгә урнаштырылган, чыгынкы орнамент белән бизәлгән мәчет биеклеге 18 метр. 1930 елда мәчетне ябу карары чыгарыла. Совет заманында монда төрле оешмалар урнаша. 2002 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Үзәк диния нәзарәте һәм Русия ислам университеты ярдәмендә мәчет бинасын торгызу эшләре алып барылды.
2019 елның октябрендә Хакимия мәчете манарасына ярымай куелу тантанасы узды.
2026 елның 9 гыйнварыннан мәхәллә гыйбадәт өчен ачылды.
