24-26 ноябрьдә Казанда «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» XVIII форумы уза. Әлеге форум татар дөньясының эшлекле хезмәттәшлеген үстерүгә һәм элемтәләрен ныгытуга юнәлдерелгән иң зур халыкара чараларның берсе.
«Җыеныбызның төп максаты ул – татар эшмәкәрләрен, байларын, иганәчеләрен татар дөньясына якынайту. Әлеге исемлек Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында эшләп килүче татар оешмаларының тәкъдимнәре белән төзелә. Эшмәкәрләрне без, гомумән, елга ике тапкыр туплыйбыз. Башка форумнардан аермалы буларак, бу җыен берничә эш юнәлешеннән тора», – диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.
- Быел форумга 10 илдән, Россиянең 60 төбәгеннән 400дән артык эшмәкәр җыелачак. Катнашучылар салым сәясәте, ташламалар, субсидияләр, кредит сәясәте программалары, ислам банкингы, шулай ук социаль-икътисади үсешнең төп юнәлешләре, инвестицион мөмкинлекләр һәм хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышачаклар.
- Форум Бөтендөнья татар конгрессы һәм ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә оештырыла.
Чыганак: tatar-inform.tatar