Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров эш сәфәре белән Коми Республикасында. Биредә ул Геология институты эшчәнлеге белән танышты.
Институт 1958 елда нигезләнгән. Җир турындагы фәннәрнең барлык төп юнәлешләре буенча фундаменталь тикшеренүләр үткәрә, Россиянең Европа өлешендәге Төньяк районнарының геологиясен һәм файдалы казылмаларын өйрәнү белән шөгыльләнә, региональ геологик тикшеренүләрне координацияли.