tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Гыйльфан Батыршинга элмә такта эленәчәк торак комплекс белән танышты
Данис Шакиров Гыйльфан Батыршинга элмә такта эленәчәк торак комплекс белән танышты

Данис Шакиров Гыйльфан Батыршинга элмә такта эленәчәк торак комплекс белән танышты

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров Владивосток шәһәрендә 28 май – Чик сакчылары көнендә Советлар Союзы Герое Гыйльфан Батыршинга элмә такта эленәчәк торак комплекс белән танышты.

Гыйльфан Батаршинның нәселе Татарстанның Биектау районы Ямаширмә авылыннан. Аның якты истәлеген районда һәм авылда әле дә зур хөрмәт белән саклыйлар.

Гыйльфан Батаршин 1914 елда туган. Аның әнисе һәм әнисенең абыйсы гаиләсе белән 1911 елда Донбасс шахталарына эшләргә киткән. 1920 елларда алар Казанга күченеп кайта. Кызыл Армия сафларына алынгач, Гыйльфан Батаршин Ерак Көнчыгышта чик буе сакчысы булып хезмәт итә. Шул чорда, 1938 елның җәендә, Япония армиясе Хәсән күле буендагы чик буе заставаларына һөҗүм итә. Приморье краендагы Хәсән күле янында күрсәткән батырлыгы өчен СССРның Югары Советы Президиумы карары нигезендә 1938 елның 25 октябрендә Гыйльфан Батаршинга Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул татарлар арасында Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган беренче кеше.

Гыйльфан Батаршин Бөек Ватан сугышында да алгы сафларда була. Сугыштан бик күп орден-медальләр белән майор дәрәҗәсендә кайта. 1947 елның көзендә аны башка хәрбиләр белән берлектә Хәсән күле буенда узган вакыйгаларның шаһиты буларак Токиога Хәрби трибунал утырышына чакыралар. Шуннан кайтканда 2 декабрьдә очкыч Владивостокка җиткәндә Тын океанга төшеп, һәлакаткә юлыга.

Советлар Союзы герое Гыйльфан Батаршин исеме Казанның Киров районындагы урамга бирелгән. Язучы Шамил Рәкыйповның “Таңнар һаман матурмы?” романы Гыйльфан Батаршин турында.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*