Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров эш сәфәре белән Коми Республикасында. Биредә ул Коми Республикасы Халыклар Дуслыгы йортында булды.
Коми Республикасы Халыклар Дуслыгы йорты 2014 елның гыйнварында Фин-угор мәдәният үзәген үзгәртеп кору юлы белән оештырылган. Дуслык йортында 4 бүлек эшли: этномәдәни эшчәнлекне оештыру, мәгълүмати-басма һәм методик эшчәнлекне оештыру, рәсми тәрҗемә бюросы һәм фин-угыр телләре функцияләренә мәгълүмати ярдәм күрсәтү төбәкара лабораториясе.
Биредә төрле иҗтимагый оешмалар – милли-мәдәни автономияләр һәм берләшмәләр, төбәкара иҗтимагый хәрәкәтләр, якташлык җәмгыятьләре һәм этноконфессиональ өлкәдә эшчәнлек алып баручы башка оешмалар эшчәнлеге өчен уңай шартлар тудырылган.