ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Ханты-Манси автономияле округына эш сәфәре белән килде
Данис Шакиров Ханты-Манси автономияле округына эш сәфәре белән килде

Данис Шакиров Ханты-Манси автономияле округына эш сәфәре белән килде

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Данис Шакиров эш сәфәре белән Ханты-Манси автономияле округында килде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улын Ханты-Манси автономияле округындагы Татарстан Республикасы вәкиле Булат Бәдретдинов каршы алды.

Данис Шакиров Ханты-Манси автономияле округының эчке сәясәт Департаменты директоры Кирилл Харитонов белән очрашты. Сургутта узачак Сабантуй буенча сөйләшү алып барылды.

Ханты-Манси автономияле округы –  татарлар күпләп яши торган төбәк, монда 114 мең татар яши. Татарларның актив булулары билгеләп үтелде. Данис Фәнис улы биредә татар оешмасы булдырырга кирәклеген ассызыклады. Ул билгеләп үткәнчә, Юградагы милләттәшләребезнең мәнфәгатьләрен яклау өчен лаеклы һәм актив җитәкче сайлау зарур.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*