Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров Халыкара «Татар кызы» конкурсы дирекциясе президенты, Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы рәисе, Чиләбе өлкәсе Закон чыгару җыелышы депутаты Лена Колесникова белән очрашты.
Очрашуның төп темасы — «Татар кызы» Халыкара конкурсы булды. 11–16 август көннәрендә Казан шәһәрендә узучы ярымфиналда Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән иң сәләтле, белемле, милли рухлы кызлар катнаша. Алар милли гореф-гадәтләр, тарих, мәдәният буенча белемнәрен сынаячак, сәнгатьле чыгышлар ясаячак, иҗади биремнәр үтәячәк.
Быелгы конкурс форматы традицияләрне саклап кала, шул ук вакытта эчтәлек ягыннан баетыла. Катнашучыларның эчке дөньясын, шәхси карашларын, милли үзаңын тирәнрәк ачып бирүгә зур игътибар бирелә.
Әңгәмә барышында конкурсның финалын оештыру мәсьәләләренә аерым тукталынды. Финал 10 сентябрьдә Оренбург шәһәрендә, «Газовик» Мәдәният һәм спорт сараенда узачак. Тамашачыларны Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, халык, классик һәм заманча музыка башкаручылары катнашында узачак күркәм бәйрәм концерты көтә.
Җиңүче кызга күчмә таҗ, милли бизәнү әйбере — хәситә, һәм төп бүләк — Lada Granta автомобиле тапшырылачак.