tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Казахстан Республикасы делегациясе белән очрашты
Данис Шакиров Казахстан Республикасы делегациясе белән очрашты

Данис Шакиров Казахстан Республикасы делегациясе белән очрашты

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары -Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Казахстаннан килгән  кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштырды.

Очрашуда Данис Фәнис улы Казахстан Республикасы Парламенты Сенаты депутатлары Нурия Ниязова, Жанна Асанова белән киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты.

Шулай ук делегация составында Татарстанның Казахстандагы Тулы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев та булды. Алар  “Дөнья” студиясендә булдылар, Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый  оешмасы эшчәнлеге турында мәгълүмат алдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*