tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Казан Сабан туена Бөтендөнья татар конгрессы бүләген-чиккән сөлге тапшырды

Данис Шакиров Казан Сабан туена Бөтендөнья татар конгрессы бүләген-чиккән сөлге тапшырды

Бүген Казанда берничә мәйданда 22 июньдә башкалада узачак Сабан туена бүләкләр җыйдылар. Бәйрәм чарасы Ирек мәйданында М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры каршында узды.

Сабан туе бүләген җыюда төрле ведмстволар да катнашты. Чарага депутатлар, министр урынбасарлары да килгән иде.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров тамашага җыелган халыкны сәламләп, җир шары буйлап татарлар яшәгән урыннарда узучы Сабан туйлары турында сөйләде. ” Милли бәйрәмебез Россиянең 62 төбәгендә, 39 чит илдә уздырыла. Чит җирләрдә яшәүче милләттәшләребезнең карашы, әлбәттә, Татарстаныбызга, Казаныбызга төбәлгән. Бүләк җыю – ул матур гадәт. Сабан туе колгасы чигелгән сөлгесез була алмый. Яшь киленнәр бүләге ул,”-диде Данис Шакиров һәм Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән бүләкне тапшырды.

Чарада шулай ук Төркиядәге Кютахья шәһәреннән килгән татарлар да катнашты. Алар да үз бүләкләрен тапшырды. Бәйрәмгә бүләкләр мул җыелды.

Аннары чарада катнашучылар милли уеннарда катнашты. Аларны “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова оештырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*