Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров Коми Республикасы Милли сәясәт министры Роман Носков белән очрашты.
Очрашу вакытында Данис Шакиров Роман Носковка Төньяк-Көнбатыш федераль округының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашуны оештыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Башкарма комитет җитәкчесе билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар 2018 елдан бирле ел саен уздырыла һәм төбәктә татар җәмгыятенең проблемалары һәм перспективалары турында фикер алышу өчен мөһим мәйданчык булып тора.
Бөтендөнья татар конгрессы бөтен дөнья буйлап татарларны берләштерә, аларның мәдәниятен, телен һәм гореф-гадәтләрен саклап калуга ярдәм итә. Данис Шакиров оешманың эшчәнлеге турында сөйләп, аның хәзерге дөньяда әһәмиятен ассызыклады. Шулай ук ул билгеләп үткәнчә, 2025 ел татар дөньясы өчен “Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Тынычлык елы” дип игълан ителде.
Җавап итеп, Коми Республикасының милли сәясәт министры Роман Носков Коми Республикасы башлыгының 2025 елны Коми Геройлары елы дип игълан итүе турында хәбәр итте.Бу карар авыр вакытларда үз җирләрен саклаган геройлар турындагы хәтерне саклауның мөһимлеген ассызыклый һәм халыклар арасында мәдәни элемтәләрне үстерү өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыра.
Очрашуда шулай ук Коми Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Владимир Косов катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, татарлар Коми Республикасын төзүгә һәм үстерүгә сизелерлек өлеш керттеләр, бу аларның мәдәни мирасын саклап калу зарурлыгын ассызыклый.