tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Курган өлкәсенең Татар мәдәни үзәгендә булды
Данис Шакиров Курган өлкәсенең Татар мәдәни үзәгендә булды

Данис Шакиров Курган өлкәсенең Татар мәдәни үзәгендә булды

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эш сәфәре белән Курган шәһәренә килде. Биредә ул Татар мәдәни үзәгендә булды.

Үзәктә искиткеч музей, актлар залы, конференцияләр залы, хореография залы, чәй бүлмәсе эшли. Шулай ук Үзәк мәйданчыкта күп кенә секцияләр һәм иҗади коллективлар тәкъдим ителгән. Алар Муниципаль мәдәни-ял итү чараларының һәм бәйрәмнәренең актив кунаклары һәм шулай ук төрле конкурсларның призёрлары булып торалар.

Исегезгә төшерәбез, үзәкнең тантаналы ачылышы Татарстан Республикасының 100 еллыгында һәм Курган өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәрендә Васил Шәйхразыев катнашында узды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*