tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Курган шәһәренең Җәмигъ мәчете проекты белән танышты
Данис Шакиров Курган шәһәренең Җәмигъ мәчете проекты белән танышты

Данис Шакиров Курган шәһәренең Җәмигъ мәчете проекты белән танышты

Курган шәһәре хакимияте тарафыннан Җәмигъ мәчете комплексын төзү һәм Курган шәһәрендә «Татар милли утары» мәдәни-мәгърифәти үзәген урнаштыру өчен җир кишәрлеге бүлеп бирелде. Бүген, 22 июньдә, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров әлеге участокта булып, проектлар белән танышты.

2018 елда Курган өлкәсе Әлмәндәр авылында Бөтенроссия авыл Сабан туе узды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бәйрәм уңаеннан Курган өлкәсе татарлары конгрессына бәйрәм өчен махсус төзелгән Татар утарын бүләк итте. Җәмигъ мәчете төзеләсе урынга әлеге утар да күчереп урнаштырылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*