Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Кытай Республикасы делегациясе белән очрашты. Кунаклар белән аралашу вакытында ул Конгрессның тарихы, эш юнәлешләре һәм бөтендөнья татарлары белән алып барылган күпкырлы проектлар турында сөйләде.
Очрашуда ике як та уртак проектлар һәм хезмәттәшлек юнәлешләре турында фикер алышты.
Делегация составында булган Иржан Бикчәнтәев – Казанда белем алып, бүген Кытайда яшәүче милләттәшебез. Ул Кытайның Хайнань утравындагы Санья шәһәрендә күптән түгел уздырылган “Татарча диктант” акциясен оештыручыларның берсе буларак та билгеле.
