tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров “Мирас” Малайзия татарлары берләшмәсе җитәкчесе Ксения Зарипова белән очрашты
Данис Шакиров “Мирас” Малайзия татарлары берләшмәсе җитәкчесе Ксения Зарипова белән очрашты

Данис Шакиров “Мирас” Малайзия татарлары берләшмәсе җитәкчесе Ксения Зарипова белән очрашты

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров Малайзиядә эшләп килүче “Мирас” татарлары берләшмәсе җитәкчесе Ксения Зарипова белән очрашты.

Очрашу дустанә рухта үтте. Ике як та алга таба тыгыз хезмәттәшлек итәргә, уртак мәдәни һәм мәгърифәт проектларын тормышка ашырырга әзер булуларын белдерделәр. Данис Шакиров Ксения Зариповага истәлек итеп татар телендә басылган китаплар тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*