Бүген, 14 гыйнвар көнне, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров Башкортстанга эш сәфәре кысаларында Муса Гәрәев һәйкәленә чәчәкләр салды.
Муса Гәрәев – ике тапкыр Советлар Союзы Герое. Фронтта легендар ИЛ-2 штурмовигы белән алыша. Ул Сталинградтан алып Пиллауга кадәр юл үтә, 250 очыш ясый. 1943 елда Донбассны азат иткәндә Муса Гәрәев дошманның дистәләрчә самолетын юк итә.
Шулай ук 14-15 гыйнвар көннәрендә сәфәр кысаларында җирле татар оешмалары җәмәгатьчелеге белән очрашу көтелә.
Майор Муса Гәрәевка немец илбасарларына каршы сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 1945 елның 23 февралендә Советлар Союзы Герое исеме бирелә, шул ук елның 19 апрелендә икенче тапкыр Советлар Союзы Герое исеме һәм “Алтын Йолдыз” медале белән бүләкләнә. Сугыш азагына штурмовикларның 1нче гвардия авиация дивизиясенең байрагын биш хәрби орден бизи. Муса Гәрәев хезмәт иткән 76нчы авиация полкыннан 25 кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелә, аларның өчесе бу исемгә ике тапкыр лаек була. Ленин ордены, өч Кызыл Байрак ордены, Кызыл Йолдыз һәм I дәрәҗә Ватан сугышы, Александр Невский һәм III дәрәҗә Богдан Хмельницкий, Хезмәт Кызыл Байрак орденнары, “Батырлык өчен” һәм “Сталинградны обороналаган өчен” медальләре, башка бик күп чит ил бүләкләре бизи. Муса Гайса улы 1945 елның 24 июнендә Мәскәүдә үткән Җиңү парадында катнаша.