Бүген Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Көнчыгыш залында Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры «Кызыл паша» спектаклен тәкъдим итте.
Әлеге спектакльнең сюжеты нигезендә тарихи шәхес, партия һәм дәүләт эшлеклесе, танылган совет дипломаты, Совет дәүләтенең гарәп илләрендә беренче тулы вәкаләтле вәкиле, «Кызыл паша» дип йөртелгән Кәрим Хәкимов язмышы ята.
Спектакль тәмамлангач җыелган тамашачыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров сәламләде һәм спектакльдә төп рольне – Кәрим Хәкимовны уйнаган артист Марсель Рәхмәтуллинны Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале белән бүләкләде. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе спектакльнең режиссеры, Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры баш режиссёры Ренат Әюповка, спектакльнең инсценировка автордашы, РФ Мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы Мәдәният департаменты җитәкчесе Ренат Абяновка, Оренбург дәүләт татар драма театры артистлары Рамил Солтановка һәм Илдар Баймәновка Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Рәсми бүләкләүләр тәмамлангач Данис Шакиров Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры директоры Ринат Ишмөхәммәтовның, директор урынбасары Кристина Милицкаяның, Оренбург өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдус Дәүләтовның Оренбургтагы татар театрын югары кимәлдә эшләтү һәм яшәтү өчен фидакарьләрчә тырышуларын югары бәяләп, киләчәктә әлеге спектакльне гарәп илләрендәге тамашачыга күрсәтү юлларын хәл итү буенча да Бөтендөнья татар конгрессы кулдан килгәнчә ярдәм итәргә әзер булуын ассызыклады.

