ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Оренбургта Өлкә ифтарында катнашты
Данис Шакиров Оренбургта Өлкә ифтарында катнашты

Данис Шакиров Оренбургта Өлкә ифтарында катнашты

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Оренбургта узган Рамазан аена багышланган Өлкә ифтарында катнашты.

Бәйрәм чарасы изге Коръән аятьләрен укудан башланды. Коръәнне Сарыкташ мөхтәсибәте имам-мөхтәсибе Сөләйман Йосыпов укыды. Аннары чарада катнашучыларга мөфти, Оренбург өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе Әлфит Шәрипов мөрәҗәгать итте.

Ифтарда катнашучылар алдында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров чыгыш ясады. Ул рухи кыйммәтләрне саклауның, милли мәдәнияткә ярдәм итүнең һәм төбәкләр арасында багланышларны үстерүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

Данис Шакиров Коръән Кәрим китабын ( “Казан басмасы”) “Оренбург татар милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы” советы рәисе Илдус Дәүләтовка һәм Оренбург өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Әлфит хәзрәт Шәриповка тапшырды.

Оренбург өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте каршындагы «Талантлы ил» балалар үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең чыгышлары бәйрәмне бизәде.

Чара төбәкнең руханиларын, хакимият органнарын, милли-мәдәни оешмаларны һәм мөселман җәмәгатьчелеген берләштерде. Анда төрле районнардан 1500 дин тотучы катнашты.

Җәмәгать белән намаз укыганнан соң дин кардәшләребез махсус әзерләнгән табын артына тезелешеп утырып ифтар ашы белән нигъмәтләнделәр.

Изге айда мондый очрашулар бердәмлек бәйләнешләрен ныгытырга һәм ураза вакытын үзара хөрмәт һәм рухи аралашу атмосферасында уздырырга ярдәм итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*