tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Пенза өлкәсе Сабан туенда катнашты
Данис Шакиров Пенза өлкәсе Сабан туенда катнашты

Данис Шакиров Пенза өлкәсе Сабан туенда катнашты

19 июль көнне Пенза өлкәсендә өлкә Сабан туе узды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров катнашты. Ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән Пензадагы милләттәшләребезгә котлау һәм сәламләү сүзләрен җиткерде. Бөтендөнья татар конгрессының медальләрен һәм рәхмәт хатларын тапшырды.

 Чарада шулай ук Пенза өлкәсе Хөкүмәте рәисе Николай Симонов та катнашты. Татарстан Республикасының Азнакай районы милли бәйрәмебез кунакларына татар утарын тәкъдим итте.

Бәйрәм кунаклары традицион татар ризыклары белән сыйландылар, көрәш һәм мас-рестлингта көчлеләр сынаштылар. Шулай ук гамәли сәнгать осталары эшләнмәләре – түбәтәйләр, милли дизайнлы акча янчыклары, сумкалар сатып ала алдылар.

Бәйрәм сәхнәсендә Пензадан, өлкә районнарыннан, шулай ук башка төбәкләрдән иҗат коллективлары, шул исәптән Казаннан «Казан егетләре» төркеме һәм Татарстан Республикасының Азнакай районы иҗат коллективлары чыгыш ясады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*