Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә композитор, популяр җырлар авторы Рәис Ханнановның юбилей концерты узды. Иҗат кичәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты.
Тантана барышында Данис Фәнис улы Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән котлау сүзләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Ул иҗатчының татар дөньясындагы урынын, аның хезмәтләренең яшь буын өчен тәрбияви әһәмиятен ассызыклады. Кичә җылы атмосферада узды, анда Рәис Ханнановның иҗат дуслары һәм сәнгать сөючеләр җыелды.
Белешмә: Рәис Җамалетдин улы Ханнанов 1956 елның 6 мартында Башкортстанның Ярмәкәй районы Яңа Шаһ авылында туган. Композитор, җырчы, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. Композитор буларак татар һәм башкорт эстрадасында 1980-елларда ук таныла. Халык күңелен яулаган 700 дән артык җырга көй язган. Рәис Ханнановка 1980—1990-еллар уртасында «Ярмәкәйнең чишмәләре», «Уфтанма», «Килә ява бер болыт», «Катаржан юлы», «Озак торды атым, чапмады» һ. б. җырлар үзешчән һәм популяр профессиональ җырчылар башкаруында киң танылу алып килгән: Айдар Галимов, Салават Фәтхетдинов, Радик Юлъякшин («Уфтанма»), Хәния Фәрхи, Зөһрә Шәрифуллина, Нәфкать Нигъмәтуллин («Озак торды атым, чапмады»), Ришат Төхвәтуллин («Тыңлачы, сандугач»), һ.б.