tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров “Россия мөселман мәгарифендә традицияләр һәм инновацияләр” II Бөтенроссия симпозиумында чыгыш ясады
Данис Шакиров “Россия мөселман мәгарифендә традицияләр һәм инновацияләр” II Бөтенроссия симпозиумында чыгыш ясады

Данис Шакиров “Россия мөселман мәгарифендә традицияләр һәм инновацияләр” II Бөтенроссия симпозиумында чыгыш ясады

Бүген, 23 октябрь көнне,  Казанда чит илләр катнашында “Россия мөселман мәгарифендә традицияләр һәм инновацияләр” II Бөтенроссия симпозиумы узды. Җыенны Россия ислам институты Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте белән бергәлектә Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды теләктәшлегендә оештырды.

Биредә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Рәисенең эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов; Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин; Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә теләктәшлек фонды директоры урынбасары Алексей Петров;  ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Закирова; ТР Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты.

– Җыеннарда һәрвакыт һәр уку йортының милли йөзен булдыра торган мәсьәләләргә тукталуыгыз өчен рәхмәт. Әлеге форумга теләктәшлек белдерүче оешмалар исемлегенә Бөтендөнья татар конгрессын да кертүегез бер яктан табигый, икенче яктан аның тирән мәгънәсе бар. Чөнки безгә бирелгән материаллар арасында да бөек мәгърифәтче, дин әһеле Каюм Насыйриның 200 еллыгы уңаеннан бастырылган хезмәте куелды. Исмәгыйль Гаспралының шундый сүзләре бар: “Милләтеңә файдалы булыйм дисәң, кулыңнан килгән эшләр башла”. Сезнең һәрберегезнең кулында – милләт үсешенә зур өлеш кертә торган зур хезмәт, – диде Данис Шакиров үзенең чыгышында.

Симпозиумга дин әһелләре, дини һәм дөньяви белем бирү оешмалары, хакимият органнары вәкилләре, галимнәр, журналистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре — барлыгы 500 дән артык кеше – Россиядә мөселман мәгарифен үстерүнең көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алышу өчен җыелды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*