ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Ростов-на-Дону шәһәренең Җәмигъ мәчетендә булды
Данис Шакиров Ростов-на-Дону шәһәренең Җәмигъ мәчетендә булды

Данис Шакиров Ростов-на-Дону шәһәренең Җәмигъ мәчетендә булды

Ростов өлкәсенә эш сәфәре барышында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Ростов-Дону шәһәренең Җәмигъ мәчетендә булды.  Анда шулай ук, Көньяк һәм Төньяк Кавказ федераль округларының татар иҗтимагый оешмаларының  җитәкчеләре дә катнашты. Мәчет төбәктәге мөселман җәмгыятенең төп рухи һәм дини үзәкләренең берсе булып тора. Эш сәфәре дини оешмалар белән хезмәттәшлекне ныгытуга һәм җәмгыятьнең рухи-әхлакый үсешенең актуаль мәсьәләләрен тикшерүгә дә юнәлдерелгән иде.

Данис Шакиров ассызыклаганча, мәчетләр дини тормышта гына түгел, иҗтимагый тормышта да мөһим роль уйный, милләтара татулыкны ныгытуга ярдәм итә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*