2024 елның 9-11 октябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә Бөтенроссия татар журналистлары форумын уздыра.
Бүген каләм ияләре Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров белән очрашалар. Данис Шакиров делегатларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде.
– Бөтенроссия татар журналистлары форумын без мәркәзебез Казанда, Бөтен дөнья татар конгрессы бинасында ачып җибәрәбез. Сез – татар тормышын яктыртучылар. Сезнең белән эшне алып бара торган, Татарстан белән бәйле булган аерым рәсми оешмалар да биредә, – диде ул.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминев; “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең PR-директоры Ләйсән Сафина; “Татарстан” телерадиокомпаниясенең милли тапшырулар хезмәте җитәкчесе Миңназыйм Сәфәров катнаша.
Очрашу барышында регионнан килгән баш мөхәррирләр үз эшчәнлекләре турында чыгыш ясаячаклар.