Якутск шәһәрендә Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил бюсты янына чәчәкләр салынды. Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров җитәкчелегендәге делегация катнашты. Делегация составында Түбән Кама районы вәкилләре бар иде.
Исегезгә төшерәбез, һәйкәл 2023 елның 31 октябрендә тантаналы рәвештә ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе катнашты.
Эшнең авторы – сынчы, Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе, Санкт-Петербург Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Винера Абдуллина.