Бүген, 5 февраль көнне, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эш сәфәре белән Краснодар краенда. Биредә ул “Сириус” инновацион фәнни-технологик үзәгендә булды.
“Сириус” мәгариф үзәге Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин инициативасы белән олимпия инфраструктурасы базасында “Талант һәм уңыш” мәгариф фонды тарафыннан төзелгән. Фонд 2014 елның 24 декабрендә Россиянең күренекле фән, спорт һәм сәнгать эшлеклеләре тарафыннан гамәлгә куелган.
Үзәк ел буе эшли. Ай саен “Сириус” ка Россиянең барлык төбәкләреннән 10-17 яшьлек 800 бала килә. Аларга үзәктә квалификацияләрен күтәрүче 100 дән артык укытучы һәм тренер белем бирә. Укуларны спорт, физика-математика, химия-биология мәктәпләренең әйдәп баручы педагоглары, шулай ук академик музыка, Классик балет һәм рәсем сәнгате өлкәсендә Россия сәнгатенең күренекле эшлеклеләре үткәрә.