Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакировның Сочи шәһәренә эш сәфәре дәвам итә.
Сәфәр кысаларында ул Көньяк Сабан туенда катнаша. Данис Фәнис улы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләп, “Көньяк Сабантуй- 2025” бәйрәмен ачып җибәрде.