Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Фәнис улы Шакиров эш сәфәре белән Сочи шәһәренә килде.
Биредә ул Сочи курорт-шәһәренең Вокзал арты мемориаль комплексындагы Мәңгелек утка Татарстан Республикасы исеменнән, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, чәчәкләр салу чарасында катнашты.