Татарстанның Башкортстандагы яңа даими вәкиле итеп Илсур Ихсанов билгеләнде. Аның вәкаләт срогы – өч ел. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган карарда билгеләнгән.
Бүген, 16 гыйнвар көнне, Уфадагы эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының җитәкчесе Данис Шакиров Илсур Ихсанов белән очрашу уздырды.
Шулай ук 15 гыйнвар көнне Данис Фәнис улы яңа билгеләнгән даими вәкилне Башкортостан Республикасындагы җирле татар оешма җитәкчеләренә тәкъдим итте.