Бүген, 18 март көнне, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров эш сәфәре белән Пермь краена килде. Биредә ул Төңгүк мәдәни-ял итү комплексында булды һәм Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салды.
Узган ел Төңгүк авылында урнашкан мәдәни-ял итү комплексында масштаблы ремонт эшләре төгәлләнде. Ул «Комфортный край» төбәк проекты кысаларында «Мәдәни реновация» юнәлеше белән гамәлгә ашырылды. Әлеге проект Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин инициативасы белән эшләнгән һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга, төбәкнең мәдәни инфраструктурасын үстерүгә юнәлдерелгән.
Төңгүк комплексында җылыту системасы модернизацияләнде, шулай ук куркынычсызлыкны арттыру өчен заманча видеокүзәтү системасы да урнаштырылды. Тамаша залында стеналар ремонтланды һәм яңа креслолар урнаштырылды. Моннан тыш, янәшәдәге территория төзекләндерелгән.
Соңрак Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе ябык универсаль спорт мәйданчыгында булды, биредә ул җирле хоккей командасы белән очрашты.