tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Төньяк Осетия-Алания Республикасының татар оешмасы җитәкчелеге белән очрашты
Данис Шакиров Төньяк Осетия-Алания Республикасының татар оешмасы җитәкчелеге белән очрашты

Данис Шакиров Төньяк Осетия-Алания Республикасының татар оешмасы җитәкчелеге белән очрашты

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында кунакта Төньяк Осетия-Алания Республикасының “Г.Тукай исемендәге Татар милли-мәдәни җәмгыяте” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Галия Гусейнова һәм оешма рәисенең урынбасары Виктория Ибатулина булдылар. Биредә алар Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров белән очраштылар.

Галия Гусейнова билгеләп узганча, киләсе елда “Г.Тукай исемендәге Татар милли-мәдәни җәмгыяте” үзенең 35 еллыгын билгеләп үтәчәк. Өч дистә елдан артык тарихы булган оешма тарафыннан даими рәвештә татар телен өйрәнү курслары, милли биюләр, аш-су буенча мастер класслар оештырылып килә.

Әлеге санап узылган мастер-классларны оештыруда Бөтендөнья татар конгрессы һәрвакыт хәерхаклы булып тора. Данис Шакиров быел да Владикавказ шәһәренә белгечләр җибәрү мәсьәләсе уңай хәл ителәчәген ышандырды. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оешмага русча-татарча сүзлекләр һәм матур әдәбият китаплары бүләк ителде, ел дәвамында тагын өстәмә әдәбият та җибәреләчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*