tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Төркиядән килгән татарлар делегациясен кабул итте
Данис Шакиров Төркиядән килгән татарлар делегациясен кабул итте

Данис Шакиров Төркиядән килгән татарлар делегациясен кабул итте

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Төркиянең Кютахья шәһәреннән килгән кунакларны кабул итте. Чит илдән килгән милләттәшләребезне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.

Кютахья шәһәренең Татар җәмгыяте җитәкчесе Абдуллах Атасевер әйтүенчә, бүгенге көндә Кютахьяда бер мең ике йөз тирәсе татар милләте вәкилләре яши. Биредә күп еллар элек Лениногорск районында урнашкан Сарабиккол авылыннан күчеп киткән татарларның дәвамчылары да бар. Шулай ук җирле оешма җитәкчесе 2025 елда шәһәрдә татар милли бәйрәме Сабантуй оештырылачагын ассызыклады. Соңгы тапкыр Сабантуй 2009 елда узган булган.

Чарада шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ленара Кутеева, “Бөтендөнья татар яшьләре форумы” иҗтимагый оешмасы рәисе Райнур Хәсәнов, Россия регионнарындагы татар массакүләм чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Булат Ибраһимов катнаштылар.

Очрашу тәмамлангач Төркиядән килгән кунаклар Сабантуйга бүләк җыю чарасында катнашып төрле милли уеннарда үзләрен сынап карадылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*