17 апрель көнне «Яңа татар җыры»ның юбилей гала-концерты узды. Биредә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров катнашты. Ул чарада катнашучыларны сәламләде һәм әлеге мәртәбәле вакыйга белән котлады.
5 ел дәвамында «Яңа татар җыры» конкурсы татар музыкасы дөньясына дистәләгән хит җырлар бүләк итте, авторларны танытты, тамашачыларны сыйфат һәм дәрәҗә белән сокландырды. Пирамида концертлар залы 5 ел эчендә җыелган популяр, хит дәрәҗәсенә җиткән, халык мәхәббәтен яулаган җырларны тәкъдим итте.
Шулай ук кичәдә быелгы конкурс җиңүчеләренең өр-яңа җырлары яңгырады.
Сәхнәдә эстарадасының якты йолдызлары – Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Иркә, Раяз Фасыйхов, Рәсим Низамов, Резеда Шәрәфиева, Нәфкать Нигъмәтуллин, Айгөл Бариева, Рөстәм Асаев, Алинә Шәрипҗанова, Артур Исламов, Марат Галимов, Асылъяр, Илназ Баһ, Гүзәл Идрисова, Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина, Рәнис Габбазов, Алмас Хөсәенов, Илгиз Мөхетдинов, Рисәнә Мостафина, Азат Нургалиев, “Казан егетләре”, “Премьер”, “Ямьле” төркемнәре, Алмаз, Айдар Юнысовлар, Татьяна Ефремова һәм башкалар чыгыш ясады.