tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Йошкар-Ола шәһәрендә Федераль Сабан туен оештыру комитеты утырышында катнашты
Данис Шакиров Йошкар-Ола шәһәрендә Федераль Сабан туен оештыру комитеты утырышында катнашты

Данис Шакиров Йошкар-Ола шәһәрендә Федераль Сабан туен оештыру комитеты утырышында катнашты

Мари Эл республикасында  XXIV Федераль Сабан туе 5-6 июль көннәрендә узачак. Хәзер милли бәйрәмебезгә әзерлек эшләре бара. Бүген Йошкар-Ола шәһәрендә Сабан туена әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының чираттагы  утырышы узды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров катнашты.

Чара башланганчы милли бәйрәм өчен җаваплы кешеләр белән бергә Сабан туен уздыру мәйданын карадылар. Милли уеннар, көрәш, ат чабышы, тантаналы чара мәйданнарының урыннары белән таныштылар.

XXIV Федераль Сабан туен оештыру комитеты утырышында Мари Эл республикасының мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре буенча министр урынбасары,  Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров, шулай ук бәйрәмне оештыруда булышлык күрсәтүче Түбән Кама районы вәкилләре катнашты.

Исегезгә төшерәбез, 2022 нче елда Васил Шәйхразыев белән Мари Эл Республикасы Хөкүмәте башлыгы Юрий Зайцев 2024 елда XXIV Федераль Сабантуйны Мари Эл Республикасы башкаласы Йошкар-Олада уздырырга килешкәннәр иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*