tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров: “Җәлил исемен мәңгеләштерү – безнең уртак бурычыбыз”
Данис Шакиров: “Җәлил исемен мәңгеләштерү – безнең уртак бурычыбыз”

Данис Шакиров: “Җәлил исемен мәңгеләштерү – безнең уртак бурычыбыз”

Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан шагыйрнең исемен мәңгеләштерү , балаларда һәм яшьләрдә туган телләренә мәхәббәт уяту максатыннан җиденче ел рәттән Халыкара “Җәлил укулары” бәйгесе оештырыла. Бүген Казан шәһәрендә бәйгенең гала-концерт уза.

Чарада катнашучыларны  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров сәламләде.

– 2025 елны илебезнең Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ватанны саклаучылар елы дип игълан итте. Бөтендөнья татар конгрессы “Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Тынычлык елы” дип игълан иткән елда әлеге чара аеруча әһәмияткә ия. Бәйгедә бу елны 40 меңнән артык катнашучы, 8 номинация. Иң өлкән катнашучыга – 89 яшь, иң кечкенәсенә – 5. Бер баланы әзерләүгә әти-әнисе, тәрбиячесе көч куя. Сезгә аерым рәхмәтләремне җиткерәм. Җәлил исемен мәңгеләштерү – безнең уртак бурычыбыз, – диде ул.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*