Бүген, 30 май көнне, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров Удмуртиянең Сарапул шәһәренең җирле татар оешмасы җитәкчесе Зөлфәт Арсланов белән очрашты.
Очрашу барышында ике як үзара хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышты. Зөлфәт Арсланов Данис Шакировны якынлашып килүче Сабантуй бәйрәменә чакырды, күчтәнәчләр тапшырды.