tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакировның Башкортстан буенча эшлекле сәфәре дәвам итә
Данис Шакировның Башкортстан буенча эшлекле сәфәре дәвам итә

Данис Шакировның Башкортстан буенча эшлекле сәфәре дәвам итә

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакировның Башкортстан буенча эшлекле сәфәре дәвам итә.

Кичә Данис Фәнис улы һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин “Турахан” кәшәнәсе янында оештырылган үзәк белән таныштылар. “Турахан” кәшәнәсе 14-15нче гасырда төзелгән. Ул Үрге Тирмә авылы янында урнашкан.

Алга таба Данис Шакиров һәм Альфред Дәүләтшин Чишмә авылы үзәк китапханәсенә юл тоттылар. Монда аларны урындагы китап фонды белән таныштырдылар. Шулай ук кунакларга Чишмә районы Ярми авылы татар ансамбле җирлектәге милләттәшләребезгә генә хас булган җырларны тәкъдим иттеләр.

Данис Фәнис улы Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән китапханәгә китаплар һәм татар телле таблицалар бүләк итте.

Шулай ук Келәш авылы яңа буын китапханәсенә дә барылды. Келәш авылы билгеле шәхесләрне үстерүче бер бишек – мәгърифәтче Зыя Камали, Башкортстан Республикасының халык шагыйре Сәйфи Кудаш, РСФСРның атказанган, Башкортстан Республикасының һәм Татарстан Республикасының халык артисты Фәридә Кудашева һәм Россия Федерациясе Герое Риф Сәхәбетдинов бу авылда туып-үскәннәр. Аларга багышланган стендлар музейның үзәгендә урнаштырылган.

Экскурсиянең төп өлеше шагыйрь Мостай Кәримгә багышланды. Пыяла витриналар артында кулдан эшләнгән экспонатлар һәм язучы әсәрләренең эчтәлеге белән танышырга мөмкинлек бирә торган QR-кодлар тәкъдим ителде. Кунаклар легендар артистлар башкаруында Мостай Кәрим шигырьләренә җырлар һәм шагыйрьнең җанлы тавышын ишеттеләр. Данис Фәнис улы Келәш китапханәсенә дә китаплар һәм татар телен уку-укыту процессына ярдәмче таблицалар тапшырды.

Көн азагында Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Туфан Миңнуллин пьесасы буенча “Гөргөри кияүләре” комедиясен карау оештырылды.  Спектакль алдыннан Данис Фәнис улы һәм Альфред Әмир улы “Нур” театры каршындагы мәйданда урнашкан шагыйрь Габдулла Тукай һәм Бөек Ватан сугышы герое Даян Мурзин һәйкәлләренә чәчәкләр салдылар.

Чыганак: БРда БТК вәкиллеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*