tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дания Заһидуллина: Габдрахман Әпсәләмов һәм Фатих Кәрим – фронт хакыйкатен җиткерүчеләр
Дания Заһидуллина: Габдрахман Әпсәләмов һәм Фатих Кәрим – фронт хакыйкатен җиткерүчеләр

Дания Заһидуллина: Габдрахман Әпсәләмов һәм Фатих Кәрим – фронт хакыйкатен җиткерүчеләр

«Татар-информ» филология фәннәре докторы, профессор Дания Заһидуллинаның Бөек Ватан сугышында «окоп хакыйкате» турындагы чыгышын тәкъдим итә. Галимә Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Бөек Ватан сугышы әдәбиятта һәм публицистикада» түгәрәк өстәл утырышында чыгыш ясады.

«Габдрахман Әпсәләмов татар кешеләрен үзәккә куя»

Көтмәгәндә Бөек Ватан сугышы башлану ил тормышына, шул исәптән татар әдәбиятына да нык тәэсир итә: язучылар, халык белән бердәм булып, илбасарларга каршы көрәшкә күтәрелә, кулларына корал һәм каләм алып, турыдан-туры сугышта катнаша, фронт газеталарында эшлиләр.

Бу чор әдәбиятында бер тема – сугыш темасы үзәктә тора. Прозада публицистик очерк һәм кыска хикәяләр әйдәп баручы жанрларга әйләнә. Әмма беренче әсәрләрдә сугыш – мифлаштырылып, көчле һәм кыю совет солдатлары тискәре амплуада (көчсез һәм акылсыз итеп) сурәтләнгән немец сугышчыларына каршы куела.

Фронт газеталарына дип махсус язылган һәм сугышта гади кешеләр күрсәткән батырлыклар, чын ватанпәрвәрлек, югары әхлакый сыйфатлар алгы планга куеп тасвирланган публицистик мәкалә, очерклар пәйда була. Бу өлкәдә фронт хакыйкатен җиткерүчеләр дип без, иң беренче чиратта, Габдрахман Әпсәләмов һәм Фатих Кәримне күрсәтә алабыз. Окоп прозасында гадәти булмаган сюжет, вакыйгаларның тиз агышы, геройларның да, батырлык мизгеленең дә романтик күзаллаулар яктылыгында идеаллаштырып сурәтләнүе, сугышның исә – белеп һәм җентекләп тасвирлануы урнаша.

Габдрахман Әпсәләмов татар кешеләрен үзәккә куя, аларны татар халкының иң гүзәл сыйфатларын үзләренә туплаган шәхес буларак сурәтли. Әйтик, байракны дошман кулына бирмәс өчен берүзе калып көрәшкән Миңнулла Кәлимуллин – гаярь сугышчы («Байрак» (1943). Өч көн буе Үлем үзәнендә байрак саклый. Шулай ук җырларга ярата торган, рухы һәм фикерләве белән авыл татары, финнар һөҗүмгә күтәрелсә, шул хакта хәбәр итәргә дип дошман тылына җибәрелгән Хәйбулла Актуганов, яраланып дошман кулына төшкәннән соң да, уяулыгын җуймый: солдатларның берсен үтереп, икенчесен тел итеп алып кайта («Хәйбулла солдат», 1944). Әкият чигенә җиткерелгән хикәяләү ышандыра: чөнки язучы сугыш кырында гына очрый торган бик күп детальләрне һәм солдат кичерешләрен бербөтен тарих итеп тезә. Хәтта иҗади уйдырмага нигезләнгәндә дә прозаик тарафыннан документальлек тәэсире тудырылу, укучыны вакыйгаларның чынлыгына ышандыру теләге сизелә.

Иң тәэсирле хикәяләрнең берсе – («Егетнең егете», 1944) ефрейтор Әсрар Хәмидуллин характерын тергезә. Ул иптәшләре арасында тапкыр сүзе, әллә нинди әкияти вакыйгалар сөйләп, юктан кызык табып, барысын үзенә каратып торуы белән аерылып тора, «артист» кушаматы ала. Язучы һәр героеның хәтерендә гаиләсен, якын кешеләрен калкуландыра. Әйтик, бик мөһим пакет илтә барганда яраланган карт солдат Нуруллага («Зәңгәр иртә», 1945) шундый хатирәләр көч бирә.

«Кешеләрнең рухи һәм психологик ныклыгы, туган илгә тугрылыгы, кешелеклелек сыйфаты алга чыга»

Габдрахман Әпсәләмовның документальлеккә корылган хикәяләрендә («Олаучы Абушахман», 1942; «Икенче гомер», 1942; «Төньяк балкышы», 1943; һ.б.) нык ихтыярлы, актык тамчы каннарына кадәр дошманнарга каршы көрәшүче геройлар үзәккә куела. «Үлемнән көчлерәк» (1943) хикәясендә «Үлем кыясы» түбәсенә финнарны алып китеп, үзенә дигән иң соңгы патронын да атып бетереп, өстенә ташланган фин сугышчысын да өстерәп упкынга атылган Искәндәр батырлыгы шундыйлардан.

«Давыл» (1944) хикәясендә документальлек беренче җөмләдә чагылыш таба. Шуннан соң тирән психологизм белән сугарылган әдәби әсәр башланып китә. Дүрт көн буе хәрәкәт итсәләр дә, юлдашлар хәлдән тая. Язучы моны ышандырырлык детальләр белән күрсәтеп бара. Николайның аягында гангрена башлана, ул үзен-үзе атып үтерергә карар кыла. Әмма Шәүкәт аның патроннарын үзенә алып куйган була инде. Язучы әсәрне уңай финалга китерми.

Шул рәвешле, татар халкындагы героизмны, тугрылыкны, туган илне саклау һәм яклау омтылышының көчле булуын язучы гадәти булмаган ситуацияләрдә күрсәтә. Әйтик, «Икенче гомер» (1943) хикәясендә разведчиклар немецлар тере килеш утка ташлаган совет сугышчысы гәүдәсенә тап була. Вакыйф исемле Татарстан егете аякка баса, алты айга туган авылына кайтарасыларын белгәч, фронтка җибәрүләрен сорый.

Шундый ук тәэсирле «Кызыл ракета» (1944) хикәясендә арысланнарча сугышып, дошман кулына бирелмәс өчен үзләрен граната белән шартлатырга әзер бер взвод сугышчыларының кичерешләре, уй-ниятләре җентекләп тасвирлана. Мондый хикәяләрдә гадәттән тыш шартларга куелган кешеләрнең рухи һәм психологик ныклыгы, туган илгә тугрылыгы, кешелеклелек сыйфаты алга чыга. Нәтиҗәдә әсәрләр гомумән кеше, аның бөеклеге, гуманизм турында сөйләүче текстларга әвереләләр.

«Җылы юмор, шаярышу солдатларга һәр секундта сагалап торган үлем куркынычын җиңәргә ярдәм итә»

Хикәя белән янәшә, фронт тормышын чагылдырган әсәрләр повесть жанрында тәкъдим ителә: бу Фатих Кәрим исеме белән бәйле. Фронтта ул «Разведчик язмалары» (1942), «Язгы төндә» (1944) дигән ике повесть яза.

«Разведчик язмалары» мин исеменнән хикәяләүче һәм төрекмән егете Акморатның, дошман урнашкан нокталарны картага төшерү өчен, немецлар яулап алган территориягә разведка ясауларын тасвирлый. Инде сугышчан бурычны үтәп, кайтырга чыккан разведчиклар иртә белән 20ләп немец солдатының хатын-кыз һәм балаларны атып үтерүен күзәтә. Окоп хакыйкате сугышчан бурыч үтәргә килгән разведчикларга шушы урында бу фаҗигагә чик куярга, хатыннар һәм балаларны коткарырга ирек бирми.

«Язгы төндә» фронт разведкасындагы бер сугышчан бурыч – «тел» алып кайту йөкләмәсен үтәүне сурәтли. Бу эшкә җибәрелгән Цветков взводының һәр сугышчысын язучы үз холкы, тарихы белән тергезә, үзара ярдәмләшү, дуслык хакында сөйли.

Җылы юмор, шаярышу Габдрахман Әпсәләмов һәм Фатих Кәрим әсәрләренең һәркайсында диярлек катнаша. Алар солдатларга һәр секундта сагалап торган үлем куркынычын җиңәргә ярдәм итәләр.

Габдрахман Әпсәләмовның «Ак төннәр» (1946) повесте сугыш тәмамланганнан соң языла. Әмма вакыйгалылык ягыннан ул окоп хакыйкатен тасвирлаган әсәрләр белән бер рәттән тора. Монда да ерак Карелиядә, ак төннәр вакытында Валзама күперен шартлатырга киткән минерлар группасының сугышчан бурычны башкарып чыгуы күзәтелә. Әмма әсәрдә моңа кадәр күрелмәгән бер герой бар: полк улы Җиһангир Мөбарәкшин ул. Бала сугышта өлкәннәр булдыра алмаганны да башкарырга сәләтле: Җиһангир тарихы шуны күрсәтә. Мондый корбан кирәкме соң? Әлеге сорауга язучы «кирәк» дип җавап бирә, әмма сугышның балалар алдына үтәп чыга алмаслык таләпләр куюын ача. Шуның белән, әйтерсең лә, кан коешны балаларның, илнең киләчәге хакында уйланулар ноктасыннан – кире кага.

«Милли характер, батыр һәм кыю татар кешесе образы калкулана»

Гомумән алганда, сугыш чоры прозасында иң характерлы үзенчәлек булып аның героик эчтәлеге, хикәя жанрының очерк белән якынаюы, документальлек тора. Шулар белән бергә, милли характер, батыр һәм кыю татар кешесе образы калкулана, «массалар» урынына – «татар халкы», «туган җир», «Ватан» кебек төшенчәләр килә. Гражданлык бурычы, сыйнфый көрәш түгел, яшәү, ил, мәхәббәт, киләчәк өчен көрәшү алга чыга. Шул рәвешле, әдәбиятта гуманистик тенденция ныгый. Болар инде сугыш беткәннән соң да татар әдәбиятында урнашып калалар, – диде чыгышында Дания Заһидуллина.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*