tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Делегатлар Бакырчы авылы мәчете белән танышып, бергәләп намаз укыды
Делегатлар Бакырчы авылы мәчете белән танышып, бергәләп намаз укыды

Делегатлар Бакырчы авылы мәчете белән танышып, бергәләп намаз укыды

Тәтеш районында җыен делегатларының ахыргы тукталышы – Бакырчы авылы.
Катнашучылар авыл мәчете белән танышып, бергәләп намаз укыды. Бакырчы авылының үзәк мәйданында авыл җирлегенең башкарма комитеты бинасын, фельдшер-акушерлык пунктын, Дан монументын карадылар.

“Хәят” чишмә-ял комплексында җыен делегатлары мич коймагы белән сыйланды. Авыл мәдәният йортында кунакларны җаваплылыгы чикләнгән “Колос” агрофирмасы җәмгыяте генераль директоры Римма Гомәр кызы Сафиуллова сәламләде. Ул авыл халкының яшәеше белән таныштырып, үзләренең уңышлары белән бүлеште.
Делегатлар “Рима” дип аталган бодай сортыннан пешерелгән татар милли ризыкларыннан авыз иттеләр. Бакырчы авылы урта мәктәбендә делегатларны укучылар каршылады. Бай эчтәлекле программа күрсәтелде. Азактан делегатлар белән Тәтеш районы башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов күреште. Районның социаль-икътисади эшчәнлеге, уй-фикерләре, киләчәккә планнары белән бүлеште.

Чара азагында Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Данис Фәнис улы Шакиров Тәтеш районы җитәкчелегенә, оештыруга өлеше кергән һәркемгә олы рәхмәтен белдерде. Алдагы көннәрдә дә элемтәләрне саклап, хезмәттәшлекне дәвам итәргә чакырды. Тәтеш районына оештырылган җыен программасы делегатлар күңеленә хуш килде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*