XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары Апас районы сәфәр кылдылар. Делегатлар, үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашып, авыл эшмәкәрлеген үстерү юлларын эзләделәр.
Көн азагында район мәдәният йортында нәтиҗәләр ясалды. Биредә делегатлар өчен күргәзмә һәм концерт программасы тәкъдим ителде. Күргәзмәдә авыл эшмәкәрләренең продукцияләре, хезмәтләре һәм эшчәнлекләре белән танышырга мөмкин булды. Шулай ук концертта җирле артистлар һәм иҗат төркемнәре катнашып, кунакларга күңелле мизгелләр бүләк иттеләр.
Кунакларны Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин сәламләде. Ул районның социаль-икътисади үсеше, уңышлары һәм киләчәккә планнары турында сөйләде. Алга таба эшмәкәрләр чыгыш ясадылар.
Чара ахырында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов Апас районы җитәкчелегенә делегатларны кабул иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.