tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Делегатлар “Волжские воды-К” ҖЧҖнең минераль су җитештерү заводында булдылар
Делегатлар “Волжские воды-К” ҖЧҖнең минераль су җитештерү заводында булдылар

Делегатлар “Волжские воды-К” ҖЧҖнең минераль су җитештерү заводында булдылар

XIII Бөтенроссия эшмәкәрләр җыены делегатлары Тәтеш районының Олы Тархан авылында урнашкан “Волжские воды-К” ҖЧҖнең минераль су җитештерү заводында булдылар.

Биредә чыгарыла торган минераль су “Тарханская” бренды астында сатыла.
“Тарханская вода” компаниясенә нигез салучы һәм директоры Тимур Бердников делегатларга эш үзенчәлекләре турында сөйләде. “Тархан” минераль суы Татарстан Республикасының Зур Тархан торак пункты янында – мезозой катламнары урыннарында чыгарыла.

“Тархан” чыганагы территориясендә минераль суларның өч тибы ачылган. Алар үзләренең табигый составы һәм организмга функциональ йогынтылары белән аерылалар. Җитештерүчеләр үзләре хәбәр иткәнчә, су көч һәм энергия бирә, яшьлекне саклап калырга ярдәм итә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*