tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Депутат татар гаиләсендә кунакта
Депутат татар гаиләсендә кунакта

Депутат татар гаиләсендә кунакта

Дәүләт Думасы депутаты Владимир Кононов күп балалы Альметовлар гаиләсен төбәгебездә билгеләп үтелгән Гаилә белән аралашу көне уңаеннан котлады.

Ульяновск шәһәрендә бар яктан да үрнәк булырлык иҗади, талантлы, милләт җанлы, дус-тату Альметовлар гаиләсе яши. Алмаз белән Алсу өч бала тәрбияләп үстерәләр. Әлеге гаилә шәһәр һәм өлкә күләмендә үткәрелгән төрле конкурсларда катнашып, җиңү бәхетенә ирешә.

Алсу Иршат кызы – Татар мәдәният үзәге хезмәткәре. Ул – “Хыял тамчылары” балалар ансамбле һәм “Урама” халык фольклор коллективының сәнгать җитәкчесе.

Шушы көннәрдә генә Дәүләт Думасы депутаты Владимир Кононов үрнәк татар гаиләсендә кунакта булды. Ул балаларга аэрохоккей, сабын ясау җайланмасы һәм үзенең китабын бүләк итте. Депутат саф татар гаиләсенә соклануын белдерде һәм уңышлар теләде.

Чыганак: emet73

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*